Вернуться к обычному виду

Түбән Кама боксчысы XXVII Халыкара турнирда җиңде.

 
Түбән Кама боксчысы XXVII Халыкара турнирда җиңде.

Түбән Кама боксчысы XXVII Халыкара турнирда җиңде.

Түбән Каманың Яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарәсе спорт мәктәбе боксчылары халыкара турнирдан җиңү белән кайтты. Мәктәптә тәрбияләнүче Алмаз Галиуллин I урын алды. СССР Герое Мартирос Нагулян истәлегенә багышланган халыкара турнир бер рингта Рәсәй, Греция, Белоруссия, Әзербәйдҗан, Украина һәм тагын җир шарының 6 иленнән боксчыларны җыйды. Яшь боксчы 35 кг кадәр авырлыктагы яшүсмерләр категориясендә ярышты. Ярымфиналда да, финалда да түбәнкамалы Ростовтан һәм Пермьнән көндәшләрен җиңде. Бу ике көрәштә дә түбәнкамалының техника буенча 5 очкога өстенлекләре булды. Хәзер, халыкара дәрәҗәдәге ярышлардан соң, яшь чемпион республика турнирына әзерләнә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования