Вернуться к обычному виду

Кама Аланы тхэквондисты “Азия балалары” V Халыкара уеннарында “бронза” алды.

 
Кама Аланы тхэквондисты “Азия балалары” V Халыкара уеннарында “бронза” алды.

Кама Аланы тхэквондисты “Азия балалары” V Халыкара уеннарында “бронза” алды.

Кама Аланы спортчысы Тимур Нәбиев тхэквондо буенча 55 кг кадәрле авырлыкта “бронзага” ия булды. Тхэквондо буенча ярышлар “Азия балалары” V Халыкара уеннары кысаларында Якутск шәһәрендә узды. “Азия балалары” Халыкара спорт уеннары үзенең башлангычын 1996 нчы елда Саха Республикасының беренче Президенты Михаил Николаев инициативасы белән ала һәм олимпия хәрәкәтенең 100 еллыгына багышлана. Быелгы Халыкара Олимпия комитеты, Азиянең Олимпия Советы һәм ЮНЕСКО патронажы астында узучы һәм 16нчы июльгә кадәр дәвам итүче юбилей уеннарында 26 чит илдән өч меңгә якын яшь спортчы, шулай ук Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Якутия, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларыннан командалар катнаша. Спорт форумы программасына 20 дисциплина кертелгән, аларда гомуми 200 комплект бүләк уйнатылачак.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования