Вернуться к обычному виду

Түбән Камада “яшел” төзелеш буенча эш алып барыла.

 
Түбән Камада “яшел” төзелеш буенча эш алып барыла.

Түбән Камада “яшел” төзелеш буенча эш алып барыла.

Муниципаль экологик программа кысаларында “яшел” төзелеш буенча зур эш алып барыла. Шулай “Балалар эколого-биологик үзәге” белгечләре тарафыннан кварталлар эчендә яшел утыртма агачлар һәм махсус билгеләнгән агачларны барлау, исәпкә алу үткәрелде. Яшел утыртма агачларның Реестры эшләнде. Инвентаризациянең алдан мәгълүматларына караганда, микрорайоннардагы агачларның гомуми саны 60 мең тирәсе данә хасил итә. Моннан тыш, 2008-2011 нче елларда Түбән Камада 13,5 мең яшь үсенте утыртылды. Оешмаларның финанслап катнашуы нәтиҗәсендә шәһәр һәм промузел арасындагы санитар-саклау зонасының 960,4 га мәйданында ылыслы агач төрләре утыртылды. Чагыштыру өчен, бу - Түбән Каманың уннан бер өлеше һәм шәһәр яны урманнарының 40%, алар бүген 2333 га мәйданны биләп торалар. Сүз уңаеннан, 1 га ылыслы агачлар бер елга 40т га кадәр тузан тоткарлый, яфраклы агачлар урманына караганда ылыслы агач төрләре урманында микроблар ике тапкырга кимрәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования