Вернуться к обычному виду

Түбән Камада дәваханә төзелешен ТР Төзелеш министрлыгы контрольгә ала.

 
Түбән Камада дәваханә төзелешен ТР Төзелеш министрлыгы контрольгә ала.

Түбән Камада дәваханә төзелешен ТР Төзелеш министрлыгы контрольгә ала.

Түбән Камага эшлекле визит белән ТР Төзелеш министрлыгының социаль-мәдәни объектларны төзүдә катнашу бүлеге башлыгы Сергей Тонгузов килде. Эшлекле визит кысаларында Сергей Тонгузов ике объектны карады: төзекләндерү халәтендә булган перинаталь үзәкле шәһәр балалар дәваханәсенең акушерлык корпусы һәм 2нче № Түбән Кама үзәк район күппрофильле дәваханәсенең төзелеш мәйданчыгы. Аның визитының максаты - Түбән Камада ремонт һәм төзү эшләренең барышы һәм ТР Финанслар министрлыгы тарафыннан “ТР капиталь салу программасы” статьясы буенча бүлеп бирелгән акчаларның үзләштерелүен контрольгә алу. Сергей Тонгузов биналарны карады, эш барышы белән танышты, аерым игътибар бирелергә тиешле мәсьәләләрне билгеләде. Түбән Каманың яңа дәваханәсе шәһәрнең иң заманча медицина учреждениесе булырга тиеш. Аның проекты бөтен нюансларны да караган: монда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тиешле шартлар тудырылачак, бинага төрле авырлык сыйдырышлы лифтлар урнаштырачаклар, уңайлы киң холлар һәм коридорлар булачак. Төзелеп беткән дәваханәгә персонал янәшәдәге биш катлы иске дәваханәдән киләчәк. Анысының язмышы да хәзер хәл ителә, бәлки, бушап калган мәйданнар торак биналарына- табиблар өчен фатирларга яраклаштырып үзгәртелер. Төзелеш министрлыгы делегациясе карарга барган икенче бина бала тудыру йорты бүлеге булды. Хәзерге вакытта анда шулай ук төзекләндерү эшләре бара. Бүлеп бирелгән акчаның күләме 62 млн.сум тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре агымдагы елның ахырына төгәлләнергә тиеш. Капиталь ремонт бала тудыру йорты эшчәнлегенә берничек тә тәэсир итми.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования