Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районы басуларын 56 комбайн суктырачак.

 
Түбән Кама районы  басуларын 56 комбайн суктырачак.

Түбән Кама районы басуларын 56 комбайн суктырачак.

Түбән Кама аграрийлары урып-җыю эшләренә әзер. Бүген район хуҗалыкларында елның әлеге фасылы өчен гадәти булган техника смотр-парады узды, механизаторлар үзләренең “көрәшкә әзер” көчләрен күрсәттеләр. Бу елгы җәйдә игенне 56 ашлык җыю комбайны суктырачак. Составына республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм муниципаль хакимият вәкилләре кергән комиссия әгъзалары вердикты - урып-җыю кампаниясе башлануга техника әзер. Түбән Кама районы басуларында иген уруны инде сынап карадылар. Урып-җыю кампаниясе якын көннәрдә тулысынча старт алачак. Белгечләр фаразлавынча, быел бөртеклеләр уңышы яхшы көтелә. Түбән Кама игенчеләренең күрсәткечләре Татарстанда иң яхшылардан берсе булырга тиеш. Район фермерларының да урып-җыю чоры башланды. 2012нче елда уңыш җыеп алуга беренче булып Владимир Аппаков кереште. Табигать шартлары рөхсәт итсә, урып-җыю августның икенче яртысында төгәлләнәчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования