Вернуться к обычному виду

Җирле эшмәкәрләр Краснодар өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча акциягә кушылалар.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Айдар Гареев Түбән Кама муниципаль районы кече һәм урта бизнес вәкилләренә Краснодар өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча акциягә кушылуларын сорап мөрәҗәгать итте. Кубаньда яшәүчеләр өчен кирәк-яраклар кабул итү һәм җыю пунктлары 2 урында – “Веста” һәм “Милосердие” социаль үзәкләрендә бер көн алдан ук ачылган иде инде. Зур күләмле әйберләр кабул итү өчен Түбән Кама Коммерция үзәгендә тагын бер пункт ачу турында карар кабул ителде. Хәзер үзегезне кызыксындырган гуманитар ярдәм кабул итүгә кагылышлы барлык сораулар белән дә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык белән эшләү секторына (843)557-21-13 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. Моннан тыш, МЧСның кайнар элемтә телефоны да эшли: (843)292-64-09.

Back to the list

Яндекс.Метрика Яндекс цитирования