Вернуться к обычному виду

12 июльдән Түбән Кама автобусларында юл йөрү бәясе 18 сум булачак.

 
 12 июльдән Түбән Кама автобусларында юл йөрү бәясе 18 сум булачак.

12 июльдән Түбән Кама автобусларында юл йөрү бәясе 18 сум булачак.

12 июльдән Түбән Кама автобусларында юл йөрү бәясе 3 сумга артачак. Хәзер бер якка бару бәясе 18 сум тәшкил итәчәк. Хезмәт күрсәтүчеләр сүзләренә караганда, бәяләр күтәрелү котылгысыз иде. Төп сәбәп- ягулык-майлау материаллары һәм автобусларга запчастьләр кыйммәтләнү. “Түбән Кама ПАТП” ААҖ генераль директоры Юрий Иванов аңлатуынча, Түбән Камада электрон кошелеклар кертеләчәк, алар белән кулланган очракта юл йөрү бәясе 16 сумга төшә. Шулай ук 30 тапкыр бару өчен юл йөрү билетлары да гамәлдә була. Алар буенча юл йөрү бәясе 17 сум тәшкил итә . Бәяләр күтәрелүгә карамастан, бәясе 750 сум булган гадәти айлык юл йөрү билетлары гамәлдә кала. Исегезгә төшерәбез, бу билетлар белән юлда йөрү саны чикләнмәгән.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования