Вернуться к обычному виду

Хәмзә Багмановка “Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины” исеме бирелде.

 
Хәмзә Багмановка “Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины” исеме бирелде.

Хәмзә Багмановка “Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины” исеме бирелде.

Бүген Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары тарафыннан 11нче № Үзәк сайлау округы депутаты - Хәмзә Багмановның Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сату министрының урынбасары итеп билгеләнүе сәбәпле вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатуны сорап язган гаризасы каралды.

Хәмзә Азал улы Багманов Түбән Камага 14 ел элек килде. Ул “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексын төзү эшләрен җитәкләде. Бүген оешмада, җитештерү мәсьәләләре белән тәңгәл куелып, актив социаль һәм кадрлар сәясәте алып барыла. Эшләү дәверендә югары квалификацияле белгечләр, фикердәшләрдән торган көчле коллектив оешты. Күп кенә түбәнкамалылар Хәмзә Багмановны “ачык” депутат буларак беләләр. Сайлаучылар һәрвакыт аннан ярдәм күрделәр.

Бүген Түбән Кама шәһәр Советы сессиясендә “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексын төзүгә һәм Түбән Кама шәһәре, Түбән Кама муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенә үзеннән өлеш кертүе, актив сәяси-җәмәгатьчелек һәм игелек кылу эшчәнлеге өчен Хәмзә Багмановка “Түбән Кама шәһәренең Почетлы гражданины” исеме бирелде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования