Вернуться к обычному виду

Түбән Кама хакимияте һәм СТОС вәкилләре бергә тариф ясалу сәясәтен тикшерделәр.

 
Түбән Кама хакимияте һәм СТОС вәкилләре бергә тариф ясалу сәясәтен тикшерделәр.

Түбән Кама хакимияте һәм СТОС вәкилләре бергә тариф ясалу сәясәтен тикшерделәр.

Советлар Йортының Зур залында 2012нче елда Түбән Кама халкы өчен торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуга багышланган очрашу булды, анда СТОС җитәкчеләренең урынбасарлары, идарә итү компанияләренең җитәкчеләре чакырылган иде. Очрашуда Түбән Кама муниципаль берәмлеге Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин да катнашты. ТКМР Башлыгы үзенең кереш сүзендә, бүген безгә бергә тарифлар ясалуны, ткх хезмәтләренең бәясе күтәрелүне тикшерергә кирәклеген, бу теманың социаль әһәмиятле тема булуын һәм һәрвакыт халык тарафыннан күп сораулар тудыруын әйтеп үтте. СТОС вәкилләрен очрашуга чакыру очраклы түгел, алар халык белән турыдан-туры эшләүче кешеләр, үз микрорайоннарындагы сораулар һәм проблемаларны хәл итүчеләр, шуңа күрә тариф ясалу сорауларына алар иң беренче чиратта төшенергә тиеш. Киләсе шундый очрашулар инде йортлардан өлкән итеп билгеләнгәннәр белән оештырылачак. Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Радик Вафин быел шәһәрдә тарифлар үсү ничек һәм никадәр булачагын детальләп аңлатты. Быел Түбән Камада бөтен Рәсәй шәһәрләрендәге кебек үк коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2 этапка бүленеп күтәреләчәк: 1 июльдән һәм 1 сентябрьдән. 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү хакы гомуми 6,5%, ә 1 сентябрьдән исә 3,3% тәшкил итәчәк. Әгәр 2011нче ел белән чагыштырсаң, 2012нче елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр уртача еллык 4,4% арта. Торак хезмәте җыелмасына бәяләр арту 1 июльдән 9,2%, 2011 елга карата уртача еллык 4,6% тәшкил итәчәк. Узган ел дәрәҗәсендә калган тарифлар: “Торак фондын капиталь ремонтлау”, “Дератизация”, “Лифтларны файдалану” хезмәтләре. Мисал рәвешендә 1, 2, 3 бүлмәле фатирлар өчен түләү күпмегә үсәчәген күрсәттеләр. Шулай итеп, 1 июльдән 1 бүлмәле фатирлар өчен түләү 140 сумга, 1 сентябрьдән 184 сумга; 2 бүлмәле фатирлар өчен 1 июльдән 215 сумга, 1 сентябрьдән 281 сумга; 3 бүлмәле фатирлар өчен уртача 293 сумга, ә 1 сентябрьдән 380 сумга артыграк булачак. Әйтеп үтәргә кирәк, нәкъ узган еллардагы кебек үк, 2012 елда да Түбән Камада Татарстанның башка шәһәрләре белән чагыштырганда иң түбән тарифларны саклап кала алдылар. Узган елга Түбән Камада хезмәтләр өчен җыелманың гомуми бәясе 1 кв.метр өчен 51,24 сум, 2011 елга бәяләр арту-4,6%. 2011нче елда хезмәтләр җыелмасы бәясе- 49,04 сум, 2010 елга хакы арту-12,8%. Очрашу вакытында СТОС вәкилләренең сорауларына җавап алырга мөмкинлекләре булды. Алар тарафыннан халык өчен ТКХ хезмәтләрен түләү счет-фактураларының кире ягында тарифларның үсүе турында мәгълүмат, шулай ук ни сәбәпле кайбер хезмәтләр өчен бәяләр кеше исәбенә, кайсы очракларда квадрат метр исәбеннән алыну турында белешмә бирү тәкъдим ителде. Якын арада азгаиләлеләр өчен тулай торакларда яшәүчеләр түлиячәк тарифлар турында сөйләшүгә багышланган очрашу булачак. Очрашу азагында Айдар Метшин ТКХ идарә компанияләренең игътибарын хәзерге вакытта халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә юнәлтте. Аңлату эшләре Түбән Каманың 15 идарә итү компаниясендә дә үткәрелергә тиеш.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования