Вернуться к обычному виду

“Түбән Кама нефтехим” ААҖе-сәламәтлекне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау тармагында югары технологияләр лидеры.

 
“Түбән Кама нефтехим” ААҖе-сәламәтлекне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау тармагында югары технологияләр лидеры.

“Түбән Кама нефтехим” ААҖе-сәламәтлекне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау тармагында югары технологияләр лидеры.

“Түбән Кама нефтехим” ААҖе 2012нче елның 3-4нче июлендә Мәскәү шәһәрендә “Кеше сәламәтлеге һәм экология” темасына беренче Халыкара Форум кысаларында оештырылган “Сәламәтлекне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау тармагында югары технологияләр лидеры” бөтенрәсәй бәйгесендә җиңүче булды. Почетлы Диплом һәм истәлекле билге сәламәтлек индустриясе буенча РСПП эксперт комиссиясе нәтиҗәләренә нигезләнеп бирелде һәм РФ Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитеты җитәкчесе С.Калашников тарафыннан тапшырылды. Форум халыкның сәламәтлеген кайгырту өчен әйләнә-тирә мөхитне саклау өлкәсендә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең эффектив эшчәнлеген көчәйтү дәрәҗәсен билгеләү максатыннан үткәрелде. “Түбән Кама нефтехим” ААҖе- эре нефтехимия компаниясе, синтетик каучук һәм пластик эшкәртү буенча Рәсәй Федерациясендә лидер позиция алып тора. “Таиф” компанияләре группасына керә. Компания 1967 нче елда оешкан, төп җитештерү куәте Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. Җитештерелгән продукция ассортиментында 140тан артык төр. Акционер җәмгыять җитештергән продукция Европа, Америка, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 52 иленә экспортлаштырыла. Экспортка чыгарылучы продукциянең өлеше гомуми җитештерелгән продукциянең якынча 50%ын тәшкил итә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования