Вернуться к обычному виду

Түбән Кама вәкилләре торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган Бөтенрәсәй семинарында катнаша.

 
Түбән Кама вәкилләре торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган Бөтенрәсәй семинарында катнаша.

Түбән Кама вәкилләре торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган Бөтенрәсәй семинарында катнаша.

Бу көннәрдә Мәскәүдә “Торак һәм коммуналь хуҗалыгы реформасы: тармак тарифларын җайга салу” темасына IV гамәли семинар уза. Түбән Каманың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Василий Филиппов һәм Җәмәгатьчелек hәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Сергей Сорокин бу чарада катнаша. Түбәнкамалылар Мәскәүдә шәһәребезнең торак-коммуналь сферасын үзгәртү, реформалаштыру һәм камилләштерү буенча яңа программа тәкъдим итәчәкләр. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, семинарның уникаль үзенчәлеге булып көнүзәк темаларның тар юнәлештә каралуы тора. Ике көн буена белгечләр ТКҖ тарифларын җайга салу өлкәсенә кагылышлы дәүләт икътисады сораулары, күпфатирлы йортлардагы торак урыннарын кулланучылар һәм милекчеләргә коммуналь хезмәт күрсәтүнең яңа кагыйдәләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче компанияләр һәм милекчеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы актуаль сораулар турында фикер алышачак. Семинарда, гадәттәгечә, региональ һәм муниципаль торак һәм коммуналь хуҗалыгы идарә органнары вәкилләре, торак һәм коммуналь оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, финанс оешмалары вәкилләре, эксперт, фәнни һәм бизнес-җәмгыятьләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Бөтенрәсәй форумы, РФ торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшмәкәрлек ТТП комитеты тарафыннан уздырылган, тарифларны җайга салу өлкәсенә кагылышлы семинарлар сериясенең дәвамы булып тора.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования