Вернуться к обычному виду

Түбән Кама педагоглары Италия балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе белән танышты.

 
Түбән Кама педагоглары Италия балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе белән танышты.

Түбән Кама педагоглары Италия балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе белән танышты.

6 көн чит илдә тору дәверендә Түбән Кама балалар бакчалары җитәкчеләре Италиянең төрле шәһәрләрендә берничә балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар. Эшлекле сәяхәт кысаларында Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре муниципаль һәм хосусый балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе белән танышты, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә барды, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүдәге үзенчәлекләрне өйрәнде. МББУ җитәкчеләре делегациясен Чита де Кастелло шәһәре мэриясендә, Италиядә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү системасына багышланган семинар узучы Мәгариф министрлыгы департаментында җылы каршы алдылар. Шулай ук сәфәрдә катнашучылар илнең истәлекле урыннары белән таныша алдылар. Төркем Изге Петр соборы һәм Ватикан музеенда, Венеция мәйданында, Римда Колезейда булды, Пизаның уникаль архитектур ансамблен, Флоренциянең тарихи матурлыгын, Сан-Марино дәүләт-шәһәрен күрде. Венециядә узган көн җитәкчеләрнең күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования