Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан “Минем гаиләм” рәсем бәйгесе уздырдылар.

 
Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан  “Минем гаиләм”  рәсем бәйгесе уздырдылар.

Түбән Камада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан “Минем гаиләм” рәсем бәйгесе уздырдылар.

Түбән Кама ЗАГСында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында “Минем гаиләм” рәсем бәйгесенә йомгак ясадылар. Жюри хөкеменә 214 эш тапшырылган иде. Бәйгедә шәһәр һәм районның 35 балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Балалар үзләренең гаиләләрен төрле ситуацияләрдә сурәтләде: ял вакытында, өйдә, дачада, йөреп кайту вакытында. Нәтиҗәдә призлы урыннар түбәндәге тәртиптә билгеләнде: №3 балалар бакчасыннан Софья Бигеева беренче урын, 39нчы № балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Богдан Калеев икенче урын, 33нче № балалар бакчасыннан Виктор Гулов почетлы өченче урынга лаек булдылар. Шулай ук тамашачылар күңеленә хуш килгән рәсем дә билгеләнде. Бу - 37нче № балалар бакчасында эшләүче тәрбияче - әни Светлана Николаевна Кудряшова һәм аның 22нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кызы Ксения эше. Бәйгедә катнашкан һәр кеше катнашучы сертификаты алды, ә җиңүчеләр исә “Балалар дөньясы” кибетенең бүләк сертификатларына ия булды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования