Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә монтажчы, калькулятор, кондитерлар эзләделәр.

 
Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә монтажчы, калькулятор, кондитерлар эзләделәр.

Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә монтажчы, калькулятор, кондитерлар эзләделәр.

Кичә Түбән Каманың мәшгульлек үзәгендә чираттагы вакансияләр мини-ярминкәсе узды. “НПО “Прометей” ҖЧҖ, “Шинник” Туклану комбинаты” ҖЧҖ, “Шинник” Соцбыт хезмәт күрсәтү” ҖЧҖ, «УС Отделстрой» ҖЧҖе предприятиеләре эш эзләүче гражданнарга вакантлы урыннар тәкъдим иттеләр. Бу оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре килүчеләргә 249 эш урыны сайлау мөмкинлеге бирде. Бүген бу оешмалар калькулятор, кондитер, янгын саклагыч эшләр изолировщигы, малярлар, пешекчеләр, кухня эшчеләре кебек белгечлек буенча эшчеләр эзли. Ярминкәгә 10 кеше килде. Эшкә урнашу өчен 6 юллама бирелде. Һәр теләге булган кеше шәхсән үзе кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша алды. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Мәшгульлек үзәге белгечләре 7 эш эзләүче гражданны һөнәри сәләт һәм осталыкларын билгеләү өчен тест уздырды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования