Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалы Далида Галимова җиңел атлетика буенча Рәсәй Беренчелегендә I булды.

 
Түбәнкамалы Далида Галимова җиңел атлетика буенча Рәсәй Беренчелегендә I булды.

Түбәнкамалы Далида Галимова җиңел атлетика буенча Рәсәй Беренчелегендә I булды.

20 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңел атлетика буенча Рәсәй Беренчелеге Чебоксар шәһәрендә узды. Түбәнкамалы Далида Галимова Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады, өлкән 93-94нче елгылар төркемендә йөгерде. Далида үзе 95 нче елгы. Ул “Шинчы” СК тәрбияләнүчесе. Җиңел атлетика белән 3,5 ел дәвамында тренер Светлана Кулемина җитәкчелегендә шөгыльләнә. Түбәнкамалы Чебоксар шәһәрендә 4х100м. эстафетада катнашты. Далида беренче этапта йөгерде. Ярышның нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы I урын яулады. Сүз уңаеннан, узган елны да түбәнкамалы спортчы шундый ук төр ярышларда һәм шулай ук Татарстан җыелма командасы составында катнашкан иде инде, ул вакытта кыз республика рекордын күрсәтте. Далида Галимова спорт мастеры кандидаты исемен алган. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнүдән тыш, аның әле иҗатка да вакыты кала. Буш вакытларында Далида бию белән мавыга, шулай ук кыз бик матур җырлый.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования