Вернуться к обычному виду

“Нефтехимик” ХК беренче чит ил җыенын Хорватиядә уздырачак

 
“Нефтехимик” ХК беренче чит ил җыенын Хорватиядә уздырачак

“Нефтехимик” ХК беренче чит ил җыенын Хорватиядә уздырачак

“Нефтехимик” ХК директоры Рафик Якупов команданың сезонга әзерлеге ничек узачагы турында сөйләде. Хоккейчылар Түбән Камада 11нче июль көнне җыелалар. “Ялга киткәнче команда уенчылары һәм яңа килгәннәр барлык ял вакытына тренерлык штабыннан шәхси йөкләмәләр алдылар. Хоккейчыларның эшкә чыкканда тренеровка йөгенә әзер булуына исәп тотабыз”,-диде Рафик Хәбибулла улы. Билгеле булганча, команда 11нче июльдә җыела. Ике көн медицина күзәтүе үтәчәк, аннары 17нче июльдә уенчылар бозда, тренажер залында һәм стадионда гомумфизик күнегүләр белән шөгыльләнәчәкләр. Әзерлекнең алдагы этабы-18нән 28енә кадәр Хорватиядә ункөнлек сборлар. Ике тапкыр үткәрелә торган күнегүләрдә футбол кырында шөгыльләр, йөгерү, тренажер залында атлетизм белән эшләү каралган. Хорватиядән кайткач, “Нефтехимик” берничә көн үз бозында эшләячәк, ә 1нче августта 10 көнгә Германиягә юнәләчәк, анда бозда техник-тактик күнегүләргә басым ясалачак. Сбор ахырына Германиядә ике контроль уен планлаштырылган. Август уртасында -15еннән 19ына кадәр- “Нефтехимик” “Чиләбе өлкәсе Губернаторы Кубогы” традицион турнирында катнашачак. Быел турнир хуҗалары “Трактор” һәм түбәнкамалылардан тыш, Чиләбедә Магнитогорсктан “Металлург”, “Авангард”, шулай ук алман шәһәреннән “Кельн” командалары уйнаячак. 25нче августта Чехиянең Карловы Вары шәһәренә чыгу планлаштырыла, анда, тренеровкадан тыш, өч контроль матч үткәрәчәк. Чехиягә киткәнче, тренерлык штабы алда торган сезонга төп уенчылар составын билгеләргә тиеш, дип хәбәр итә Түбән Камадан клубның пресса хәзмәте.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования