Вернуться к обычному виду

Түбән Кама журналистлары Иҗтимагый палатаның хокук белгеченә сорауларын бирә алдылар.

 
Түбән Кама журналистлары Иҗтимагый палатаның хокук белгеченә сорауларын бирә алдылар.

Түбән Кама журналистлары Иҗтимагый палатаның хокук белгеченә сорауларын бирә алдылар.

Түбән Кама журналистлары янына кунакка РФ Иҗтимагый палатасының хокук белгече Борис Николаевич Пантелеев килде. Ул “Кеше һәм закон” Хокук- мәгълүмат агентлыгын оештыручы, юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе, тәртип саклау органнары, тәртип саклаучылар һәм ММЧ белән семинарлар уздыру буенча оригиналь методикалар авторы. Аралашуга халык тарафыннан сайланучылар да кушылды. Очрашу табигый шартларда үтте. Түгәрәк өстәл артында берничә тема каралды, бу -сүз ирегенә бәйле сораулар, ММЧның төрле структуралар һәм идарә органнары, шулай ук Түбән Каманың муниципаль хакимияте белән үзара йогынтысы. Кунак журналистларга үзара йогынтыны яхшырту мөмкинлекләре турында үз фикерен әйтте. ММЧның җирле вәкилләре үз чиратында үзләренең басма битләрендә һәм телевизион сюжетларда иң актуаль нинди сорауларны күтәреп чыгуы турында сөйләде, тамашачылар белән кире элемтәнең җайга салынганлыгын хәбәр итте. Очрашу кызыклы килеп чыкты. Очрашу ахырында Борис Николаевич Түбән Кама журналистларына эшләрендә кирәк булачак махсус әдәбият һәм белешмәләрне презентацияләде, киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте, Түбән Кама журналистларын, Рәсәйкүләм конкурсларда актив катнашып, үзләрен таныту өстендә эшләргә чакырды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования