Вернуться к обычному виду

Түбән Кама парына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале бирделәр

 
Түбән Кама парына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале бирделәр

Түбән Кама парына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале бирделәр

Пәнҗешәмбе, 5нче июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көне Бөтенрәсәй бәйрәме алдыннан Түбән Кама ЗАГСында тантаналы чара үтте, анда 58 ел элек гаилә корганнарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале бирделәр. Исмәгыйловлар гаиләсен якынлашып килүче бәйрәм белән Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин исеменнән Түбән Кама МР Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Гәреев тәбрикләде. Ул әлеге парның гаилә корырга әзерләнүче яшьләргә яхшы үрнәк булуын әйтте. - Сезнең озак еллар бергә булуыгыз, яхшы гадәтләр нигезендә балалар тәрбияләвегез яшьләрдә бәхетле никах булуына ышанычны ныгыта,- диде Айдар Гәреев. Габдерәис Исмәгыйль улы һәм Фәния Мирзаһит кызы йөрәк һәм язмышарын 58 ел элек бәйләгәннәр, алар үзләренең гаиләсен саклап калганнар һәм уртак тормышның бриллиант юбилеена ышаныч белән атлыйлар. Пенсионерларның сүзләренә караганда, алар сугыш чорында колхоз кырларында эшләүче әле ныгып та җитмәгән үсмер вакытта танышалар. Алар сугыш һәм аннан соңгы авыр елларның авырлыкларына, сынауларына һәм кыенлыкларына түзәләр. Габдерәис Исмәгыйль улы күп еллар дәвамында Шәмәрдән станциясендә тепловоз машинисты булып эшли һәм иҗтимагый башлангычларда партоешма сәркатибе вазифасын башкара. 1969 нчы елда ул КПССның райком тәкъдиме буенча КПСС Үзәк Комитеты Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. 1971 нче елда Түбән Камага күчеп килгәч, тимер юлда эшен дәвам итә, шул ук вакытта өч тимер юл станциясенең партоешма сәркатибе була. 1974 нче елда Габдерәис Исмәгыйль улы “Татспецмонтаж” тресты партия оешмасының азат ителгән сәркатибе булып билгеләнә. Әлеге оешма бөтен Рәсәй бунча сенаж башнялары төзү белән шөгыльләнә. Аның гомуми хезмәт стажы 57 ел тәшкил итә. Күп еллар намуслы хезмәте өчен Габдерәис Исмәгыйлов төрле медальләр белән бүләкләнгән. Аның хатыны Фәния Мирзаһит кызы гомере буе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Хезмәт эшчәнлеге башында ул Саба районы кулланучылар союзы системасында эшли, аннары күп еллар “Горпромторг”та хезмәт куя. Аның күп еллык хезмәте мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Фәния Мирзаһит кызының гомуми хезмәт стажы 41 ел тәшкил итә. Ул эш һәм бала тәрбияләүне бергә оста алып бара. Күпчелек аның хакына Исмәгыйловлар өендә мәхәббәт һәм җылылык хөкем сөрә. Балалары яхшы күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән һәм тәртипле булып үсәләр. Алар, әти-әниләре кебек, тату һәм бәхетле гаилә төзиләр. Бергә тору дәверендә Исмәгыйловлар 3 бала, 4 онык һәм 5 торын тәрбиялиләр. Исмәгыйловлар өчен иң югары кыйммәт булып гаилә тора. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале – Рәсәй Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көнен үткәрү буенча оештыру комитеты биргән иҗтимагый бүләк. Ул никахта 25 елдан артыграк торучы, халык арасында гаилә ныклыгы белән дан казанган, балаларын Рәсәйнең лаеклы гражданины итеп тәрбияләүче парларга бирелә. Түбән Кама парларына мондый медаль инде 4нче ел бирелә. Шулай ук бүген монда тантаналы шартларда Эльвира Байназарова һәм Сергей Дьячков үзләренең тормышларын бергә бәйләделәр. Яңа өйләнешүчеләр әйтүенчә, никах Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә туры килгәнгә алар бик шат.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования