Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалылар «Иван Купала» йола бәйрәмендә катнашачаклар.

 
Түбәнкамалылар  «Иван Купала»  йола бәйрәмендә катнашачаклар.

Түбәнкамалылар «Иван Купала» йола бәйрәмендә катнашачаклар.

«Иван Купала» йола бәйрәме 6 нчы июльдә Яр Чаллы шәһәренең Мәләкәс елгасы яр буенда узачак. Тантанага Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Удмуртиядән килгән фольклор ансамбльләре җыелачак. Бәйрәмдә Түбән Каманың музыкаль коллективлары да катнашачак. Яр буенда декоратив- гамәли эшләнмәләрдән күргәзмә-сату оештырачаклар. Сәхнәне төрле чәчәкләр, үләннәр һәм каен ботаклары белән бизиячәкләр. Кунакларга халык бәйрәменең традицияләрен, гадәтләрен күрсәтәчәкләр. Мәсәлән, милли костюмнар кигән кызлар, үзләренә бәхетле язмыш һәм насыйп яр теләп, такыяларын суга җибәрәчәкләр. Тамашачылар халык уеннарында, ярышларда, эстафеталарда катнаша алачак. Бәйрәмдә катнашучылар, зур учак ягып, аның тирәли әйлән-бәйлән йөриячәкләр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования