Вернуться к обычному виду

XXV «Татнефть» компаниясе спартакиадасы нәтиҗәләре буенча “ТАНЕКО” ААҖ командасы икенче урын алды.

 
XXV «Татнефть»  компаниясе спартакиадасы нәтиҗәләре буенча “ТАНЕКО” ААҖ командасы икенче урын алды.

XXV «Татнефть» компаниясе спартакиадасы нәтиҗәләре буенча “ТАНЕКО” ААҖ командасы икенче урын алды.

2012 нче елның гыйнварында старт алган, Татарстан Республикасында мөһим бу турнир программасына 10 спорт төре кертелгән: өстәл теннисы, тау чаңгысы, чаңгыда узышу, волейбол (хатын-кызлар һәм ирләр), мини-футбол, йөзү, милли көрәш, канат тартышу, җиңел атлетика буенча өч төрле ярыш. Команда беренчелегенә киеренке көрәштә «Татнефть» ААҖнең 40ка якын бүлеге катнашты. Берничә айга сузылган спорт марафонында Түбән Кама нефть эшкәртүчеләре, «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ вәкилләренә генә бирешеп, ныклы физик әзерлекләрен күрсәттеләр. “Шинник” спорт комплексында 30 нчы июньдә булып узган җиңел атлетика буенча ярышлар спортакиадасының соңгы этабында да “ТАНЕКО” командасы яхшы нәтиҗәләргә иреште. Коллектив составында чыгыш ясаучы Ракия Галимбекова, Фирүзә Башурина, Алексей Волков, Владимир Хижкин, Светлана Клепикова һәм Эльмир Ибраһимов шәхси беренчелектә генә танылып калмыйча, өченче группа оешмалары арасыннан командаларын икенче урынга чыгарды. “ТАНЕКО” командасы 400 метрлы эстафетада да көмеш призер булды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования