Вернуться к обычному виду

Айдар Метшин Түбән Кама йортларындагы капиталь ремонт сыйфатын тикшерде

 
Айдар Метшин Түбән Кама йортларындагы капиталь ремонт сыйфатын тикшерде

Айдар Метшин Түбән Кама йортларындагы капиталь ремонт сыйфатын тикшерде

Бүген Айдар Метшин быелгы елда капиталь ремонт программасына кергән берничә йортны шәхсән үзе йөреп чыкты. Шәһәр администрациясе вәкилләре, идарә итүче компанияләр, подрядчы оешмалар, йортлар буенча өлкәннәр “үз аяклары” белән йөреп карап чыктылар. Маршрутта шәһәрдә иң беренчеләрдән төзелгән йортлар – 1963-1966 нчы елгы Төзүчеләр проспекты, Тукай урамы, Химиклар проспекты, Яшьлек урамы төзелешләре. Бу йортларда нигездә түбәндәге эшләр башкарыла: түбә алыштыру, фасад ремонты, подвалга төшү урынын ремонтлау, авария хәлендәге балконнарны алмаштыру. Эш бара торган һәр йорт янында Түбән Кама Мэрын СТОС рәисләре һәм йортлар буенча өлкәннәр каршылады. Урыннарда Айдар Метшин ремонт эшләренең ничек баруы, подрядчы оешмаларның эше буенча кисәтүләр бармы икәнлеген, яшәүчеләрне нәрсәләр борчуы турында кызыксынды. Яшьлек урамы 3нче йортта – бу торак йорт 1964 нче елда төзелгән дүрт катлы йортларның берсе – йорт буенча өлкән Түбән Кама Мэрына мөрәҗәгать итте. Кешеләр бу йортның подъездында ремонт ясау мөмкинлеген карауны үтенделәр, чөнки монда күп еллар андый эш башкарылмаган. Айдар Метшин бу үтенечне карарга сүз бирде һәм әлеге йортта хезмәт күрсәтүче идарә итүче компаниягә киләсе елда подъезд ремонты башкару йөкләмәсен тапшырды. Төзүчеләр 33А йортында яшәүчеләр шәһәр башлыгы белән йорт ишегалдында зур балалар мәйданчыгы барлыкка килү турындагы шатлыклы яңалыкны уртаклаштылар. Бу күрше йортларда яшәүчеләр өчен дә шатлык булачак. Хәзер монда эш кайный: территория тәртипкә китерелә, җәяүлеләр сукмагы брусчатка белән түшәлә, якын арада җиһазландырылган балалар шәһәрчеге барлыкка киләчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования