Вернуться к обычному виду

Түбән Кама авыл хуҗалыгы азык әзерли

 
Түбән Кама авыл хуҗалыгы азык әзерли

Түбән Кама авыл хуҗалыгы азык әзерли

Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмалары хәзер сенаж һәм печән әзерләү буенча актив эш алып баралар. Соңгы мәгълүматларга караганда, июль башына Түбән Кама фермерлары 20 500 т сенаж һәм 8090 т печән әзерләгән, бу бер баш терлеккә 8,92 ц азык берәмлеге тәшкил итә. Сүз уңаеннан, бу күрсәткеч җөмһүриятнекенә караганда югарырак. Татарстанда бүген бер башка 7,8 ц азык берәмлеге исәбеннән әзерләнгән. Шулай ук хәзер Түбән Камада чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү алып барыла. Корткычларга каршы 13,3 мең гектар җир эшкәртелгән, бу планның 58% тәшкил итә, ә авыруларга каршы – 6 мең гектардан артык, бу планнан 31%. Чүп үләннәренә каршы 32,2 гектар чәчүлек җир мәйданы эшкәртелгән.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования