Вернуться к обычному виду

“ТАНЕКО” 2013нче елда “Евро-5” дизель ягулыгы җитештерергә планлаштыра

 
“ТАНЕКО” 2013нче елда “Евро-5” дизель ягулыгы җитештерергә планлаштыра

“ТАНЕКО” 2013нче елда “Евро-5” дизель ягулыгы җитештерергә планлаштыра

“Татнефть” ААҖ 2013нче елның 2нче кварталында “ТАНЕКО” ААҖндә (Түбән Кама) гидрокрекинг җайланмасын төзү-монтаж эшләрен төгәлләп, 3нче кварталында җибәрү-көйләү эшләрен үткәрергә планлаштыра. Бу турыда “Татнефть” генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов хәбәр итте. Хәзерге вакытка 100% заказ урнаштырылган, якынча 84% җайланма кайтарылган, калган өлешнең кайтуы 2012 нче елның ахырында көтелә. Төзү эшендә 1,5 мең эшче катнаша. Шул ук мәйданда 3-5 “Евро” сыйфатлы мотор майлары өчен база майлары производствосы төзелә. Гидрокрекинг комплексы гидрокрекинг җайланмасын, база майлары, водород җитештерүне үзенә ала. Проектның гомуми бәясе 47 млрд. сум тәшкил итә. Гидрокрекинг комплексын гамәлгә кертү ЭЛОУ-АВТ белән вакуум газойл (елына 2,9 млн. тоннага кадәр) эшкәртү хисабына “Евро-4” һәм “Евро-5” стандартлы дизель ягулыгы җитештерүгә һәм инде төзелгән синтетик майлар заводында югары сыйфатлы мотор майлары җитештерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования