Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында “Аҗаган” хәрби-патриотик лагере ачылды

 
Түбән Кама районында “Аҗаган” хәрби-патриотик лагере ачылды

Түбән Кама районында “Аҗаган” хәрби-патриотик лагере ачылды

Лагерьны Кама Аланында мәйдан белән янәшә урнаштырдылар. Барлыгы 6 көнлек 4 смена булачак. Хәрби сборларда бөтен Татарстаннан килгән 80 курсант катнаша. “Аҗаган” палаткалы лагерь катнашучылары – 8-9нчы сыйныф укучылары. Бөтен смена буена курсантлар хәрби-спорт дисциплиналарын, ут һәм тактик әзерлек, тау әзерлеген өйрәнәчәкләр, шулай ук атуда катнашачаклар, автомат сүтеп җыячаклар, әзерлекнең соңгы аккорды булып хәрби эстафета торачак. Беренче смена 26нчы июньдә ачылды. Смена ТР РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе, ТР Хәрби Комиссариаты, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования