Вернуться к обычному виду

“ТАНЕКО” инвестицияләрне кайтара башлады

 
“ТАНЕКО” инвестицияләрне кайтара башлады

“ТАНЕКО” инвестицияләрне кайтара башлады

“ТАНЕКО” ААҖндә аралаш гидрокрекинг җайланмасын җитештерү проекты 47 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу турыда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, моның өчен финанс ресурслары бар, әгәр кызыктырырлык вариантлар булмаса, алып торылган чыганаклар кулланылмаска мөмкин. Барлык очракта да “ТАНЕКО”ны төзү һәм үстерүгә алынган гомуми сумма кимиячәк кенә, дип белдерде Ш. Тәхаутдинов. 2009нчы елда “Татнефть” үзенең шактый чараларын “ТАНЕКО” төзелешенә юнәлтү белән бәйле рәвештә, агымдагы җитештерү мәсьәләләрен башкару өчен кредитка мөрәҗәгать итә. 2011нче ел башына кредитның гомуми суммасы 100 миллиард сумнан артып китә. Ел нәтиҗәсе буенча ул 10 процентка кимегән һәм хәзерге вакытта ай саен 100 млн. сумга кыскара. 2011нче елда “ТАНЕКО”га 36,2 миллиард сум инвестицияләнгән. 2013нче елның 3нче кварталында гидрокрекинг җайланмасын гамәлгә кертү буенча җибәрү-көйләү эшләренә тотыну өчен, агымдагы елда уңайлы климат шартларында барлык чараларны да югарылыкта куллану планлаштырыла, дип билгеләп үтте Ш. Тәхаутдинов. “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов мәгълүматларына караганда, “ТАНЕКО” бүгенге көнгә 5,4 млн. тонна нефть эшкәрткән (2011нче елның көзендә тикшереп кабызу вакытыннан башлап). Нефть продуктларын гамәлгә ашырудан керем 96 млрд. сум тәшкил итә. Шулай итеп, проект инвестицияләрне кире кайтаруга эшли башлады, һәм ел саен кайтару проценты артачак. Бүген чималны эшкәртү тирәнлеге 74,4 процентка җитте, беренчел эшкәртү куәте – тәүлегенә 23 тонна.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования