Вернуться к обычному виду

Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Айдар Фәретдинов билгеләнде

 
Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Айдар Фәретдинов билгеләнде

Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Айдар Фәретдинов билгеләнде

Бүген муниципалитетта җитәкчеләргә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе яңа урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Фәретдинов тәкъдим ителде. Айдар Рафис улы Фәретдинов 2002нче елда “Филология” белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 2006нчы елда “икътисад һәм предриятиедә идарә” белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый. Бүгенге көндә мәгариф хезмәткәрләрен әзерләү буенча югары икътисад мәктәбендә укый. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Шәңгәлче урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы буларак башлап җибәрә. 2007-2012нче елларда 29нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры вазифасын башкара. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары буларак 2012нче елның гыйнвар аеннан эшли башлаган. Өйләнгән, 2 баласы бар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования