Вернуться к обычному виду

Владивостокта Түбән Кама көрәшчесе Ленар Иванов Федераль Сабантуй-2012 абсолют батыры булды

 
Владивостокта Түбән Кама көрәшчесе Ленар Иванов Федераль Сабантуй-2012 абсолют батыры булды

Владивостокта Түбән Кама көрәшчесе Ленар Иванов Федераль Сабантуй-2012 абсолют батыры булды

Түбәнкамалының көндәшләре бөтен Рәсәйдән җыелган. Ленар Иванов башта үзенең 100 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулады. Аннары финал бәйгесендә аңа ике Владивосток спортсмены белән көрәшергә туры килде. Келәмдә Ленар Иванов 120 килограммлы иң зур авырлык категориясендә чыгыш ясаган самбо буенча халыкара класслы спорт мастеры өстеннән чиста җиңү яулады. Сүз уңаеннан, Ленар Диңгез буе Сабан туенда Түбән Камадан бердәнбер көрәшче иде, бу аның җиңүен тагын да үзенчәлекле итә. Федераль Сабантуй-2012 абсолют батырына баш бүләк бәрән һәм җиңел машина-ТР Президенты бүләге. Әйтергә кирәк, бу Ленар Ивановның мондый зур масштабтагы Сабантуйда яулаган икенче җиңүе. Беренче тапкыр түбәнкамалы 2010 нчы елда Ижевск шәһәрендә Сабан бәйрәмендә батыр булды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования