Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалылар Владивостокта Федераль Сабантуйда катнаша

 
Түбәнкамалылар Владивостокта Федераль Сабантуйда катнаша

Түбәнкамалылар Владивостокта Федераль Сабантуйда катнаша

Бүген Владивостокта Федераль Сабантуй-2012 үтә. Берничә мең кеше “Динамо” стадионына түбәнкамалылар оештырган театральләштерелгән күренеш карарга җыелды. Бәйрәм чарасы сәгать 11.00 башланды һәм ике стадионда - “Динамо” һәм Яр буе Спорт гаваненда үтә. Татарстан делегациясенең бүгенге иртәсе Владивостоктагы Улисс бухтасында төзеләчәк Казан мәчетенең беренче нигез ташын салу белән башланды. Әлеге истәлекле вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре Мэры Айдар Метшин, Диңгез буе крае вице-губернаторы Ирина Василькова, Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Диңгез буе крае мөфтие имам Абдулла Ишмөхәммәтов һәм башкалар катнашты. Ирина Василькова сүзләренә караганда, Диңгез буе краенда яшәүче татар һәм башкортларга бүгенге көн үзенчәлекле булып тора. “Бу көн безнең өчен һәрвакыт бер-береңә карата тирән хөрмәт, толерантлык, бөек ватаныбызда яшәүче милләтләрнең үзара аңлашуы билгесе булуын телим. Мин бу көннең һәрвакыт Рәсәй халкының мәдәният һәм традицияләренең төрлелеге, рухи берлеге билгесе булып калуын телим”, - дип белдерде И.Василькова. Рөстәм Миңнеханов Владивостокта бүгенге көндә ике истәлекле вакыйга булуын искәртте: мәчетнең беренче нигез ташын салу һәм Федераль Сабантуй. “Бер ел элек без бу турыда хыялландык, ә бүген бу чынга ашты”,- дип ассызыклады ТР Президенты. Тагын монда төзеләчәк мәчетнең кешеләргә хезмәт итәчәген һәм шатлык китерәчәген искәртте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов төзеләчәк Казан мәчетенә мөселманнарның изге китабы булган Коръәнне тапшырды. Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин шулай ук Диңгез буе краенда яшәүче барлык мөселманнарны бу истәлекле вакыйга белән тәбрикләде. Диңгез буе крае мөфтие имам Абдулла Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, бу Владивосток шәһәрендә яшәүчеләр өчен бик истәлекле вакыйга, чөнки аны 15 елдан артык көттеләр. “Бәхеткә, Аллаһы Тәгалә безне бүләкләде һәм безгә Казаннан ярдәм кулы килде. Туганнарыбыз һәм ярдәмчеләребез хакына булачак мәчетне без Казан дип исемләячәкбез”,- дип аңлатма кертте ул. Бүгенге көндә Владивостокта бер мәчет тә юк, бары тик намаз йорты гына бар. 543 кв.м.-лы Казан мәчетенең яңа комплексында мәдрәсә, 170 кешелек ир-ат һәм 100 кешелек хатын-кызлар залы булдырылачак. Шулай ук монда хәләл ризыклар өчен кибет һәм мөселманча итеп терлек чалу өчен махсус мәйдан да төзеләчәк. Мөселманнарга уңайлык өчен 62 урыннан торган машина кую урыны эшләячәк. Шулай ук Татарстан делегациясенең Владивостокка визиты кысаларында Диңгез буе крае губернаторы Владимир Миклушевский һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Электрон хөкүмәт” технологиясен кулланышка кертү сферасы һәм Владивостоктагы АТЭС саммиты һәм Казан Универсиадасы өчен волонтерлар әзерләү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Диңгез буе краен Татарстанның ГЛОНАСС бердәм диспетчерлык эшен оештыру һәм административ хокук бозуларны беркетү үзәге, балалар бакчаларының җитмәү мәсьәләсен хәл итү, “Дәүләт хезмәте күрсәтү” системасын, дәүләт хезмәткәрләре өчен документ әйләнеше системасын кертү буенча тәҗрибәсе кызыксындыра. “Диңгез буе һәм Татарстан арасында тыгыз эшлекле элемтә урнаштырылды,-диде губертатор Миклушевский кул куелган документларның әһәмияте турында. - Без “Электрон хөкүмәт” технологиясен кулланышка кертү сферасы һәм Владивостоктагы АТЭС саммиты һәм Казан Универсиадасы өчен волонтерлар әзерләү буенча хезмәттәшлек итәргә җыенабыз”. Алга таба делегация “Динамо” стадионына юнәлде, анда, яңгыр булуга карамастан, XII Федераль Сабантуйны ачу тантанасына мең ярым чамасы кеше җыелган иде. Театральләштерелгән тамаша караучыларны татар милли йолалары һәм мәдәнияте белән таныштырды. Тәбрикләү сүзе белән Сабантуйда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Диңгез буе крае губернаторы Владимир Миклушевский мөрәҗәгать итте. Бүгенге бәйрәм истәлеге итеп, Рөстәм Миңнеханов Владимир Миклушевскийга Сабантуй билгесе – милли түбәтәй һәм халат бирде. Сабантуй кысаларындагы чаралар 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм тәмамлануга XII Федераль Сабантуйны ябу тантанасы булачак. Ел саен Рәсәйнең бер шәһәре Федераль Сабантуй үткәрү башкаласы итеп сайлана. Быел ул егерменче тапкыр уздырыла. Һәм бәйрәм өчен Владивосток шәһәре сайланган иде, чөнки Диңгез буе краенда Ерак Көнчыгышта яшәүче иң күп -100 меңнән артык татар һәм башкорт гомер итә. Инде киләсе Федераль Сабантуйның Төмәндә үткәреләчәге дә билгеле.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования