Вернуться к обычному виду

Түбән Кама яшүсмерләре гадәти булмаган “баллы” хәзинә тапты

 
Түбән Кама яшүсмерләре гадәти булмаган “баллы” хәзинә тапты

Түбән Кама яшүсмерләре гадәти булмаган “баллы” хәзинә тапты

“Хәзинә эзләүчеләр” уены Красный Ключ бистәсе территориясендә үткәрелде. Анда риск төркеменә кергән гаиләләрдән 33 яшүсмер катнашты. Чара балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлек һәм хокук бозу профилактикасы кысаларында үткәрелде. Бу уенның максаты игътибар, реакция тизлеген, хәрәкәт тигезлеген арттыру, иҗади мөмкинлекләрне үстерү, күмәклек хисе, үзара мөнәсәбәт культурасы тәрбияләү булды. Чара “Веста” социаль ярдәм үзәге белгечләре Л. Курбатова һәм Р. Хафизова тарафыннан әзерләнде. Балалар, 2 командага бүленеп, төрле сынаулар аша үтеп, яшерелгән хәзинә эзләделәр. Биремнәр төрле: пиратка шифрны белергә ярдәм итү, “тау башыннан” үтү, “сазлык”та батмыйча узу, үзеңнең сәяхәтең турында кызыклы маҗаралар белән хикәя төзү һ.б.ш. Иң югары балл җыйган команда көтелгән хәзинәне – тәмле ризыкларны тапты, ул барлык катнашучыга да эләкте.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования