Вернуться к обычному виду

Түбән Кама “Европа” клубы “Наркотиксыз клуб тормышы” республика проектында җиңүче булды

 
Түбән Кама “Европа” клубы “Наркотиксыз клуб тормышы” республика проектында җиңүче булды

Түбән Кама “Европа” клубы “Наркотиксыз клуб тормышы” республика проектында җиңүче булды

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында үтте. Бүләкләү тантанасында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Андрей Кондратьев, Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов, ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Рәсәй Федерациясе Федераль хезмәте Идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Тимур Юсупов, шулай ук клуб җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. “Наркотиксыз клуб” проекты җиңүчеләре булып республиканың төрле шәһәрләреннән берьюлы берничә яшьләр күңел ачу клубы танылды. Алар: “Европа”- Түбән Кама, “LUXOR”, “Гадкий койот”- Казан шәһәре, “Луи XIII”- Әлмәт, “Бруклин”- Алабуга, “BubblGum”- Яр Чаллы. “Наркотиксыз клуб тормышы” проекты республика шәһәрләренең төнге клубларында наркотик куллану һәм таратуга каршы юнәлтелгән. Ул 2011нче елның мартында старт алды, бу вакытта проект катнашучысы итеп сайлап алынган клуб җитәкчеләренең шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән беренче очрашулары булды. 2011нче елның май аенда төнге клуб хезмәткәрләрен укыту, наркотикларга каршы чаралар үткәрү башланды. Ул вакытта проектта 5 шәһәрдән – Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабугадан – 25 клуб катнашты.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования