Вернуться к обычному виду

Түбән Кама “Веста” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә имин булмаган гаилә балалары өчен кинотренинг булды

 
Түбән Кама “Веста” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә имин булмаган гаилә балалары өчен кинотренинг булды

Түбән Кама “Веста” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә имин булмаган гаилә балалары өчен кинотренинг булды

15 бала гадәти булмаган тренинг катнашучылары булдылар. Имин булмаган, күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаилә балалары өчен “Рус тәресе” документаль фильмы күрсәттеләр, анда психоактив матдәләрнең кеше организмына тәэсире, Рәсәйдә үлем очракларының арту сәбәпләре, яшүсмерләрне исерткеч эчемлекләр куллануга этәрү, сыра рекламасының нигә һәм кемгә файда китерүе турында сөйләнә. Фотосурәтләр күрсәтү, профессор А. Ждановның тормышыннан мисаллар, схематик сурәтләр, ПАМ куллануга бәйле кеше организмындагы үзгәрешләр яшүсмерләр аңына аңлаешлы итеп җиткерелә. Әлеге чара үзәк психологы Н. Емельянова һәм “Веста” социаль педагогы Т. Косс тарафыннан үткәрелде. Психолог балаларга эчкече, тәмәке тартучы, наркоман сүзләре тудырган ассоциацияләр турында фикерләшергә тәкъдим итте. Фильм башында яшүсмерләр әле генә аталган сүзләрнең үлемгә китерүен әйтсәләр, фильм караганнан соң: “Мин аларның кешегә нинди тәэсир ясаганын аңладым”,- диделәр. Фикерләшүдән соң балаларга “Сәламәтлек безнең кулда” буклетлары тапшырылды. Белгечләр тарафыннан “Наркотикларга юк” темасына рәсем бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә тулы булмаган, күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 7 яшьтән ун яшькә кадәр 18 бала катнашты. Катнашучылар бәйгегә гуашь, акварель, аппликация техникасы белән башкарылган рәсемнәр тәкъдим иттеләр.”Иң якты рәсем”, “Иң яхшы техник башкару” номинациясендә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования