Вернуться к обычному виду

Түбән Кама иске һәм авария хәлендәге йортлары аз булган Россия шәһәрләре исемлеге башында

 
Түбән Кама иске һәм авария хәлендәге йортлары аз булган Россия шәһәрләре исемлеге башында

Түбән Кама иске һәм авария хәлендәге йортлары аз булган Россия шәһәрләре исемлеге башында

Әлеге мәгълүматны Россиянең инженерлар союзы яшәүчеләр саны 100 000 кешедән артык булган шәһәрләрдә илнең торак фонды торышын анализлаганнан соң үзенең сайтында күрсәтте. Иске һәм авария хәлендәге йортлар Түбән Кама, Волгодонск, Обнинск, Майкоп, Яр Чаллы, Абакан, Великий Новгород шәһәрләрендә иң азы. Россиянең инженерлар союзы мәгълүматлары буенча, әлеге шәһәрләрдә иске һәм авария хәлендәге йортлар гомуми торак фондының 0,1 % ыннан артмый. РИС мәгълүматлары буенча, бүген Россиядә торак яңаруга караганда тизрәк искерә. 1990нчы елдан яңа торак мәйданының гомуми торак фонды күләменә кушылуы 31,0%, ә иске һәм авария хәлендәге торак фонды 309,0% тәшкил иткән. Соңгы 20 ел эчендә илдә 752 млн. кв.м яңа йортлар төзелде һәм куллануга тапшырылды. Шулай да, Россиянең гомуми торак фонды күләмендә яңа торакның өлеше элеккечә аз. 1995нче елдан соң кулланылышка бары тик 19,3 % торак йорт тапшырылган. Россиянең төп торак өлеше (43,2%) 1971-1995нче еллар төзелеше. 37,5 % торак фонд ХХ гасырның 70нче елларында кулланылышка тапшырылган.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования