Вернуться к обычному виду

“Нефтехимик” тәрбияләнүчесе Милли хоккей лигасы драфтында беренче номер булды.

 
“Нефтехимик” тәрбияләнүчесе  Милли хоккей лигасы драфтында беренче номер булды.

“Нефтехимик” тәрбияләнүчесе Милли хоккей лигасы драфтында беренче номер булды.

Түбән Кама “Нефтехимик” хоккей клубы тәрбиясендәге Наил Якупов Милли хоккей лигасы драфтының беренче номерын алды. Үткән төндә Питтсбургта старт алган драфт-2012 тантанасында «Эдмонтон Ойлерз» клубы тарафыннан Якупов сайланган. Түбән Камада туып үскән Якупов ”Нефтехимик” структурасында үзенең спорт карьерасын башлаган һәм 2009-2010 нчы елда «Реактор» яшьләр командасын яклап чыгыш ясаган. Команданың төп составына эләгә алмагач, Наил Канадага күченгән һәм ике сезон дәвамында «Сарния» Онтарио хоккей лигасы клубында уйнаган. Үткән сезонда “Сарния” составында 42 матчта ул 69 (31+38) очко откан. Драфт башланыр алдыннан Якупов аның фавориты булып саналган, яшь хоккейчыларның скаут рейтингы башында торган. Белгечләр бу сәләтле уенчыны Павел Буре белән бер рәткә куялар. “Эдмонтон” тарафыннан сайлану белгечләрнең фаразларына туры килә. Шул рәвешле, драфтта беренче номер алган Якупов МХЛ тарихында өченче хоккейчы булды. Моңа кадәр бу дәрәҗәгә бары тик ике хоккейчы- 2001 нче елда Илья Ковальчук һәм 2004 нче елда Александр Овечкин ирешкән. Наил Якуповның сүзләренә караганда, ул МХЛда калырга һәм тиздән- яңа сезонда “Эдмонтон”ның уен киемен кияргә ниятли. Шулай ук драфтның беренче раундында тагын ике россияле сайлана: “Квебек”ның һөҗүмчесе Михаил Григоренко “Баффало”га 12 номеры астында, уфалы капка сакчысы Андрей Василевский “Тампа”га 19 нчы номер итеп кабул ителде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования