Вернуться к обычному виду

Түбән Кама Мэры укуны тәмамлаучыларны котлады.

 
Түбән Кама Мэры укуны тәмамлаучыларны котлады.

Түбән Кама Мэры укуны тәмамлаучыларны котлады.

Бүген Түбән Камада чыгарылыш кичәләре үтә. Быел соңгы звонок 1301 егет һәм кыз өчен яңгырады. Шуларның 55е мәктәпне алтын медальгә, 60ы көмеш медальгә тәмамлады. Гадәт буенча, бүген Түбән Камада 2012 нче елгы чыгарылыш өчен гомумшәһәр тантаналы линейкасы булды. Быел бәйрәм “Бөтен башлангычның башы...” дип атала. Укуны тәмамлаучылар үз бәйрәмнәренә имтиханнар белән параллель рәвештә әзерләнә башладылар. Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсенең репетициясе ике атна дәвамында көн дә оештырылды. Төп тантана төштән соң башланды. Башта егет һәм кызларны “Фонтан янында очрашу” күңел ачу программасы каршы алды, аннан соң,гадәттәгечә, алар Җиңү Монументына чәчәкләр куйдылар. Ә инде 16.00 сәгатьтә иң тантаналы өлешкә-линейкага рәсми старт бирелде, анда укуны тәмамлаучылар белән бергә әти-әниләр һәм, әлбәттә, 11 ел янәшәләрендә булган педагоглары торды. Түбән Кама укуны тәмамлаучыларын шәһәр Мэры Айдар Метшин котлады. Тантаналы линейкада 2012 нче ел медалистларына, гадәт буенча, кыйммәтле металлдан эшләнгән кул сәгатьләре тапшырдылар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования