Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың “Кама” командасы Татарстан чемпионы булды.

 
Түбән Каманың  “Кама”  командасы Татарстан чемпионы булды.

Түбән Каманың “Кама” командасы Татарстан чемпионы булды.

Республикада 2001-2002 елда туган кече яшьтәге балалар төркемнәре арасында футбол буенча “Күн туп” призына ярышлар тәмамланды, ярышлар Әгерҗедә 13 нче июньнән 15 нче июньгә кадәр барды. “Күн туп” Бөтенрәсәй ярышларының Иделбуе федераль округында киләсе этапта катнашу өчен 12 команда көч сынашты. Байлар Сабасы, Зәй, Норлат шәһәрләреннән булган көндәшләрен, ярымфиналда Бөгелмә командасын 26-2(!) гомуми исәбе белән отып, яшь уенчылар финалда Казанның “Зенит” командасы белән очрашты. Матчның төп өлешендә җиңүче билгеле булмады. Барысын да матчтан соң пенальти сериясе хәл итте. Түбәнкамалылар тупны төгәлрәк бәрде, ә команданың капкачысы Владимир Данченков капкасын өч тапкыр Һөҗүмнән саклап калды, нәтиҗәдә 3:1 исәбе белән команда җиңү яулады. Бу җиңүдән соң Түбән Каманың “Кама” командасы Татарстан Республикасының данын “Күн туп-2012” Бөтенрәсәй ярышларының төбәкара этабында яклау хокукына ия булды. Ярышлар Чебоксар шәһәрендә 21 нче июньнән 29 нче июньгә тикле узачак. Регламент буенча Иделбуе федераль округының 11 субъектыннан иң яхшы командалар түбәнкамалыларның көндәшләре булырга тиеш.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования