Вернуться к обычному виду

“ТАНЕКО”га яңа гендиректор тәкъдим ителде.

 
“ТАНЕКО”га яңа гендиректор тәкъдим ителде.

“ТАНЕКО”га яңа гендиректор тәкъдим ителде.

2011 нче елның ноябрендә “Татнефть” эксплуатациягә тапшырган Түбән Кама нефть эшкәртү заводы -“ТАНЕКО” ААҖен «Казаньоргсинтез» ААҖе генераль директоры 56 яшьлек Леонид Алехин җитәкләде. Бүген аны «Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары, “ТАНЕКО” ААҖ директорлар Советы рәисе Наил Маганов оешманың идарә аппаратына тәкъдим итте. Алехин С.К.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 1975-1991 нче елларда ул «Нижнекамскнефтехим”да эшләгән, 2002 нче елдан генераль директорның беренче урынбасары - “ТАИФ-НК” ның җитештерү буенча директоры булган, аннан бер ел “Нижнекамскнефтехим» заводларының берсендә директор, 2003 елның декабреннән “Казаньоргсинтез»ны җитәкләгән. 2006 нчы елда аның җитәкчелеге астында түбән басымлы полиэтилен эшкәртү заводы реконструкцияләнгән, 2008-2009 нчы елларда бисфенол-А һәм поликарбонат җитештерү буенча 2 завод төзелгән. Исегезгә төшерәбез, “ТАНЕКО” белән җитәкчелек иткән Хәмзә Багманов Татарстан Хөкүмәте әмере белән 30 нчы майдан Татарстанның сәнәгать һәм сату министрының урынбасары итеп билгеләнгән.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования