Вернуться к обычному виду

Түбән Камада беренче тапкыр православие күргәзмә-ярминкәсе ачылды

 
Түбән Камада беренче тапкыр православие күргәзмә-ярминкәсе ачылды

Түбән Камада беренче тапкыр православие күргәзмә-ярминкәсе ачылды

Түбән Кама тарихында беренче тапкыр игълан ителгән православие мәдәнияте айлыгы муниципаль районда күргәзмә-ярминкә белән тәмамлана. Православие ярминкәсен ачу тантанасы бүген сәгать 12.00 “Нефтехимик” боз сарае фойесында булды. Протоиерей Иоанн Бухенко бу күргәзмә аша бүгенге православиенең байлыкларын күрү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Иоанн атакай барлык катнашучыларны тәбрикләде, барысына да бәхет, иминлек теләде. Барлык катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, православие мәдәниятен үстерү һәм саклау Координацион Советы әгъзасы Лидия Тартмина да котлады. “Бүген Түбән Камада 50дән артык төр милләт вәкиле дус-тату гомер итә. Бездә ике төп дин – православие һәм ислам – бер-берсе белән тыныч кына күршедәш яши. Бу күргәзмә безнең өчен бик зур әһәмияткә ия,”- диде ул. Күргәзмәдә катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Греция, Израиль, Украина һәм Белорусиядән килгән. Күргәзмәгә килүчеләр православие традицияләре турында күбрәк белергә, руханилар белән аралашырга мөмкиннәр. Түгәрәк өстәлләр, ачык лекция-дискуссияләр, православие язучы һәм журналистлары белән очрашулар, православие башкаручыларының чыгышлары планлаштырыла. Шул ук күргәзмәдә Изге Великомученик һәм Дәвалаучы Пантелеимонның санаклары өлешләре белән бергә могҗизалы иконасын тотып карый алалар. Бу храм иконасы 1882 елда Изге Афон Тавында урнашкан Изге Великомученик һәм Дәвалаучы Пантелеимонның рус монастыренда язылган һәм яктыртылган. Бүгенге көндә икона Екатеринбург епархиясенең Краснотурьинск шәһәрендә урнашкан Изге Пантелеимон хатын-кызлар монастыренда урнашкан. Шушы икона буенча гыйбәдәт кылганда кеше дәвалана, чөнки православие христианнары Изге Пантелеимонны тән һәм күңел авыруларын дәвалаучы һәм терелтүче дип таныйлар. Күргәзмә 23нче июньгә кадәр һәр көнне сәгать 10.00нан 19.00га кадәр эшләячәч, керү ирекле.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования