Вернуться к обычному виду

Түбән Камада күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләсен хәл иттеләр.

 
Түбән Камада күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләсен хәл иттеләр.

Түбән Камада күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләсен хәл иттеләр.


Бүген Түбән Кама муниципаль районы Советының XVI сессиясе булып узды. Сессиядә депутатлар тарафыннан каралган төп сорауларның берсе – өч яки аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга бушлай җир участоклары бирү. Депутатлар, шәһәр һәм районда яшәүче гаиләләр җир участокларын билгеләнгән авыл җирлегенә туры килгән чикләрдән ала алалар, дигән карар кабул иттеләр. Шәхси йорт төзү, дача торгызу, бакчачылык эшләре белән шөгыльләнү өчен 600 дән 1500 кв.метрга кадәр, шәхси хуҗалык алып барырга теләүчеләр өчен 1501 дән 2000 кв.метрга кадәр җир биреләчәк. Күп балалы гаилә яши торган җирлекнең үзеннән җир алу мөмкинлеге булмаган очракта участокларны күрше авыл җирлекләреннән тәкъдим итәчәкләр:
– Түбән Камада яшәүчеләр өчен җир йорт салырга теләгән очракта Афанас авыл җирлеге территориясеннән, шәхси хуҗалык алып барырга теләүчеләр өчен Каенлы һәм Ширәмәт авыл җирлегеннән биреләчәк;
– Шингәлче авылында яшәүче гаиләләр өчен җир Ширәмәт авыл җирлегеннән тәкъдим ителәчәк;
– Кармалыда яшәүчеләр өчен үзләренә тиешле җир участогын Елантау авыл җирлегеннән алу мөмкинлеге бар;
– Кызыл Чишмә поселогында яшәүчеләр исә шәхси төзелеш өчен җирне Афанас авыл җирлегеннән алачак;
– Кама Аланы халкы өчен җир участоклары Ширәмәт авыл җирлегеннән бүлеп биреләчәк;
– Иске Чишмә авыл җирлеге гаиләләре өчен Ширәмәт авыл җирлегендә шәхси хуҗалык тоту мөмкинлеге булачак.
Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында күп балалы 7 гаилә инде үзләренә тиешле җир участогының кайда булачагын хәл иттеләр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования