Вернуться к обычному виду

Түбән Кама Сабантуеның абсолют батыры булып күптапкырлар Татарстан чемпионы булган Марат Мөхәмәтҗанов калды.

 
Түбән Кама Сабантуеның абсолют батыры булып күптапкырлар Татарстан чемпионы булган Марат Мөхәмәтҗанов калды.

Түбән Кама Сабантуеның абсолют батыры булып күптапкырлар Татарстан чемпионы булган Марат Мөхәмәтҗанов калды.

Түбән Камада җәйнең төп милли бәйрәме булган Сабантуй гөрләп узды. Унар меңләгән түбәнкамалы һәм шәһәребез кунаклары республиканың иң күркәм бәйрәмен тамаша кылдылар. Шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында театральләштерелгән хореографик пролог, бай концерт программасы, спорт ярышлары, ат чабышы – болар барысы да сабан бәйрәменең гадәти бер өлеше. Быел концерт программасы Түбән Камада игълан ителгән Халыклар дуслыгы елы һәм республикада игълан ителгән Татарстанның тарихи-мәдәни елы кысаларында төзелгән, шуңа күрә ул үзенең милли төсләр кулланып бизәлеше белән аерылып торды. Тантаналы пролог тәмамлангач, концерт программасы белән параллель рәвештә спорт ярышлары башланып китте. Тамашачылар нәселле атлар ярышын да, рысаклар узышын да һәм, әлбәттә, җирле нәсел атлары чабышын да күзәтә алдылар. Соңгысының җиңүчесе – Галибек атында чабучы Эльмир Нигъматуллин. Мәйданда да бу вакытта кызу спорт ярышлары барды, күмәк милли ярышлардан башлап профессиональ армрестлинг һәм гер күтәрү буенча көч сынашу дәвам итте. Бүгенге Сабантуйның төп вакыйгасы булып, әлбәттә, батыр исеменә барган милли көрәш торды. Ярыш 5 авырлык категориясе ир-атлары арасында барды. Төп интрига финал өлешендә башлады. Нәкъ былтыргы кебек, батыр исеменә көрәштә 2010 елгы Сабантуйның абсолют батыры Ленар Иванов һәм 2011 нче елгы Сабантуйның абсолют батыры Марат Мөхәмәтҗанов көч сынашты. Нәтиҗәдә, Марат Мөхәмәтҗанов җиңү яулады. Исегезгә төшерәбез, Марат Мөхәмәтҗанов былтыргы Сабантуйның абсолют батыры. Быелгы ел аңа яңадан җиңү китерде. Алдагы көнне бу мактаулы титулны Марат Кама Аланы Сабантуенда да алды. Ә Түбән Каманың сабан бәйрәмендә ул өр-яңа “ВАЗ-2114” машинасына һәм тәкәгә ия булды, ә иң мөһиме, Сабантуйның абсолют батыры титулы алды. Спорт ярышларыннан тыш бәйрәм кунаклары төрле сый-нигъмәтләрдән авыз итеп карый алдылар, күмәк күңел ачу бәйгеләре бер тамашачыны да битараф калдырмады.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования