Вернуться к обычному виду

Александр Розенбаум барлык түбәнкамалыларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар теләде.

 
 Александр Розенбаум барлык түбәнкамалыларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Александр Розенбаум барлык түбәнкамалыларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Александр Розенбаум: «Түбән Кама Сабан туе үзенең грандиозлыгы белән шаккатырды»
Бүген Рәсәй Федерациясенең атказанган артисты Александр Розенбаумны хөрмәтле кунак сыйфатында Түбән Кама Сабан туенда кабул иттеләр. Александр Яковлевичка Түбән Кама мәйданын күрсәттеләр. Ул милли ишегалларын, Түбән Кама предприятиеләренең мәйданчыкларын карап үтте, балалар мәйданында булды, анда хөрмәтле кунаклар өчен балалар үзләренең музыкаль чыгышларын күрсәттеләр.

Шуннан соң ун меңләгән түбәнкамалы белән бергә Александр Яковлевич тамашачы буларак театральләштерелгән пролог карады. Быел музыкаль пролог Түбән Камада билгеләнгән Халыклар дуслыгы елына, шулай ук Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган иде.

Тантаналы бәйрәм өлеше тәмалангач, Александр Яковлевич җирле журналистлар белән аралашты. Интервьюда кунак үзенең фикерләре белән уртаклашты: “Сабантуй грандиоз, зур бәйрәм. Исерек кешеләрнең булмавы бигрәк яхшы. Бу түбәнкамалыларның спиртлы эчемлекләрсез дә күңел ача һәм шатлана алулары турында сөйли. Татар халкының моңлы милли көйләрен ишетү күңелле булды. Сабантуй – бик матур бәйрәм, бу хезмәтчәннәр, җир эшкәртүчеләр бәйрәме”.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования