Вернуться к обычному виду

Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак.

 
Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак.

Төзәтү эшләре сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак.

Төзәтү эшләре үткәрелү сәбәпле Түбән Камада 5 телеканал һәм 3 радиостанция эшләрен туктатачак. Татарстан Республикасы буенча элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм масса коммуникацияләре өлкәсендә күзәтү Федераль хезмәте идарәсе Түбән Каманың телевизор караучыларын һәм радио тыңлаучыларын кисәтә: 4 июньнән 7 июньгә тикле 8.00 – 16.00 сәгатьләрдә телевизион һәм радио эфирларының сүндерелүе планлаштырылган. Моның сәбәбе: Түбән Каманың телевизион үзәгендә урнашкан Россиянең телевизион һәм радио челтәре филиалы “Татарстан Республикасының радиотелевидение тапшыру үзәге”нең антенна-фидерлы приборларының 2012 елга планлаштырылган төзәтү эшләре башкарылачак. Әйтеп үткән периодта түбәндәге телевидение һәм радио каналлары эшен туктатачак: “Россия-К”, “ТНТ”, “Первый канал”, “Россия-1”, “Телевидение ”Татарстан – Яңа Гасыр”, “Радио России” (72,29 МГц), “Маяк” (70,73 МГц), “Радио “Татарстан – Яңа Гасыр”. Уңайсызлыклар тудырганнары өчен Түбән Каманың радиотелевизион үзәге гафу итүләрен сорый һәм профилактика эшләрен үткәргәннәренә халыкның лояль булуына өметләнә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования