Вернуться к обычному виду

Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак.

 
Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак.

Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак.

Бүген 2 меңнән артык педагог “яшел” педсоветта катнашачак. Бүген Түбән Каманың Уратма авылыннан ерак түгел урнашкан урман аланында мәгариф хезмәткәрләренең спорт-мәдәни бәйрәмнәре оештырыла, анда 2 меңнән артык педагог катнашачак. Бу елны бәйрәм Россия тарихы һәм Татарстан Республикасы тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелә. Түбән Кама районында мондый үзенчәлекле “яшел” педсовет иң беренче тапкыр 2000 елда үткәрелде. Беренче елларны монда шәһәрдәге белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре генә килә иде, ә хәзер Түбән Кама районы авыл җирлекләре мәктәпләренең хезмәткәрләре дә катнаша. Бәйрәмдә уку елы нәтиҗәләре, шулай ук мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы нәтиҗәләре ясалачак, иң яхшы укытучыларны дипломнар һәм бүләкләр белән котлаячаклар. Бу бәйрәмнең төп максаты – педагогларны актив ялга чакыру, сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак спорт пропагандасы, педколлективларда сәламәт рухи-психологик климат булдыру. Бу юлы Түбән Кама педагоглары волейбол, канат тартышу бәйгеләрендә, “Туры атучы”, “Тарт-эт” бәйгеләрендә катнаша алачаклар. “Яшел” педсовет кысаларында Түбән Кама иҗат коллективлары катнашында зур җыр-бию программасы каралган.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования