Вернуться к обычному виду

Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды.

 
Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды.

Түбән Камада җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү башланды.

Бүген Түбән Кама муниципаль районында җәйге сәламәтләндерү лагерьларын тикшерү эшләре башланды. Бу атнада составына төрле инстанцияләр белгечләре һәм муниципаль хакимият вәкилләре кергән махсус комиссия әгъзалары җәйге айларда Түбән Кама укучыларын кабул итәчәк бөтен ял итү лагерьларын тикшереп чыгачак. Бу җәйдә Түбән Кама районында балалар 42 мәктәп яны лагерында (28 – шәһәрдә, 14 – районда), 6 стационар һәм 3 палаткалы лагерьларда ял итеп сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар. Стационар лагерьларда бу елны 5235 баланы кабул итәргә планлаштырылган. 2012 елда Түбән Кама муниципаль районында тагын бер стационар “Зәңгәр Күл” лагеры ачылды. Бу элекке санаторий-профилакторий, яз көне аңа ел буена эшләүче балалар ял итү базасы статусын бирделәр. Яңа лагерь үзенең ишекләрен июньдә ачачак, монда 400 дән артык бала ял итә алачак. Узган елгы шикелле, бу елны да Кама Аланы территориясендә хәрби-гамәли һәм спорт-техник юнәлешле палаткалы лагерь оештырырга планлаштырылган. Бу лагерьны оештыруның төп максаты – балаларны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итү, хәрби хезмәткә бәләкәйдән үк кызыксыну уяту. Узган елда монда 290 бала ял итте, 2012 елда 380 бала ял итәчәк. 1 июнь көнне мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу елны монда 4600 бала кабул ителәчәк.
2012 елда Түбән Кама муниципаль районында 10 мәктәптә капиталь ремонт эшләре уздырыла. Бу исәптән, төзәтү эшләре барган белем бирү учреждениеләренең укучыларын якында булган бүтән мәктәпләргә күчерү карары кабул ителде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования