Вернуться к обычному виду

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак.

 
Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак.

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак.

Авыр хәлле гаиләләрдән булган балаларның җәйге ялларын Түбән Каманың социаль үзәкләре кайгыртачак. Түбән Кама муниципаль районында социаль көчсез гаиләдән булган балаларның җәйге каникуллардагы тулы ялларын һәм эш белән тәэмин ителешен оештыру максаты куелды. Бу сорауны хәл итүдә “Веста” һәм “Балкыш” социаль үзәкләре зур роль уйный. Шулай итеп “Веста” гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәге күп балалы, фәкыйрь һәм авыр хәлле гаиләдән булган балаларга булышачак. Җәй көне монда 240 бала кабул ителәчәк. Балигъ булмаган балалар өчен “Балкыш” социаль-реабилитация үзәге патронажда булган гаиләләрнең дезадаптацияле балаларын кайгыртачак. Җәйге периодта монда һәр айны күп балалы, фәкыйрь һәм авыр хәлле гаиләдән булган 20 бала, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең балигъ булмаган 60 баласы реабилитация узачак. Балалар төрле бәйрәмнәрдә катнашачак, экскурсияләр, яшүсмерләрне сәламәтләндерү чаралары каралган.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования