Вернуться к обычному виду

“Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы Татарстан Республикасында иң алдынгы булды.

 

“Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы Татарстан Республикасында иң алдынгы булды.

“Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы Татарстан Республикасында иң алдынгы булды. Түбән Каманың юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 команда арасына керде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау хезмәтенә 80 ел булуы уңаеннан үткәрелгән “Пропагандист буласым килә, юл куркынычсызлыгын өйрәтәм сезгә” иҗади бәйгесендә Түбән Кама агитбригадасы иң алдынгы булды. Моннан тыш, “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесендә шәхси урыннар билгеләнде, Түбән Кама укучылары монда да үзләрен күрсәттеләр: Альбина Хафизова – “Беренче ярдәм күрсәтүнең нигезләрен белү” станциясендә 5 нче урын, Камилла Ясинская – “Беренче ярдәм күрсәтүнең нигезләрен белү” станциясендә 8 нче урын, Ратмир Салиев – “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр” станциясендә 8 нче урын, Айбулат Мирсәитов – “Автошәһәрчек” станциясендә 4 нче урын, “Яшәеш эшчәнлеге куркынычсызлыгы нигезләре” станциясендә түбәнкамалылар командасы 5 нче урынны яулады. Җиңүчеләргә һәм бүләкләнүчеләргә дипломнарны һәм кыйммәтле бүләкләрне Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов һәм Татарастан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырдылар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования