Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды.

 
Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды.

Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды.

Түбән Кама районында рәсми кәгазьләр белән эш итүчеләр семинары узды. Кызыл Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты нигезендә “Канцелярия эшләрен алып бару. Гражданлык халәте актларын теркәү буенча вәкаләтләрне башкару. Архив эше” семинары оештырылды. Семинар авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләрнең урынбасарлары, район һәм шәһәр хезмәтләренең җитәкчеләре катнашында узды. Авыл җирлекләренең башкарма комитетлары халкына көн саен төрле муниципаль хезмәтләр күрсәтә. Иң мөһимнәрнең берсе булып гражданлык халәте актларын теркәү хезмәте тора. Семинарда җирле үзидарә органнарының шушы вәкаләтләрне үтәү буенча эшчәнлекләренә анализ ясалды. 2011 елда барлыгы 946 акт теркәлде, 2012 елда 4 ай эчендә - 317 акт. Гражданлык халәте актлары турында таныклык – катгый отчетность документы, һәм 2011 елда авыл җирлекләре һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы җирлек эшчеләре бер таныклыкны да бозмадылар диярлек. Авыл җирлеге башкарма комитетлары гражданлык халәте актларын теркәүне “ГХАТ автоматлаштырылган мәгълүмат системасы” аша үткәрә башладылар, ул мәгълүматны дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат бирү челтәре аша җибәреп “нечкә клиент” технологиясе буенча эшли. Шулай итеп, бөтен мәгълүмат Республика мәгълүматны эшкәртү үзәгендә саклана, анда барлык кирәкле мәгълүмат куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә. Эшнең мөһим өлеше- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен гражданнарга портал аша күрсәтү. Кама Аланында инфомат куйдылар, хәзер халык теләгән вакытта бу хезмәттән файдалана ала һәм никахны теркәү гаризасын портал аша бирә ала. Семинар барышында законнарның алышынуы турында мәгълүмат игълан ителде, шулай ук “Гражданлык халәте актлары турында”гы федераль законны үтәгән вакытта нинди хаталар җибәрелә икәнлеге турында әйтелде. Семинарда каралган тагын бер бик мөһим сорау - эшләр номенклатурасы белән эшләү, анда эшләрнең индекслары, исемнәре һәм саклау вакытлары язылган, шуңа күрә архивка тиешле документларны вакытында бирү бик мөһим. Канцелярия эшләрен башкару катгый отчетностьны, игътибарлыкны, белем һәм квалификацияне даими күтәреп торуны таләп итә. Авыл җирлекләрендә архив кәгазьләрен саклау өчен аерым махсус бүлмәләр каралган. Семинарда катнашучыларның Кызыл Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты архивы, канцелярия эшләрен алып бару тәҗрибәсе, гражданлык халәте актларын теркәү тәҗрибәсе белән танышырга мөмкинлекләре булды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования