Вернуться к обычному виду

Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә

 
Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә

Түбән Камага Изге Великомученик Пантелеимонның санаклары килә

Түбәнкамалылар православия күргәзмәсендә Изге Великомученик һәм Дәвалаучы Пантелеимонның санаклары өлешләре белән бергә могҗизалы иконасын тотып карый алалар. Бу храм иконасы 1882 елда Изге Афон Тавында урнашкан Изге Великомученик һәм Дәвалаучы Пантелеимонның рус монастыренда язылды һәм яктыртылды. Шушы икона буенча гыйбәдәт кылганда кеше дәвалана, чөнки православие христианнары Изге Пантелеимонны тән һәм күңел авыруларын дәвалаучы һәм терелтүче дип таныйлар. Түбән Камада икона 19 - 23 июнь көннәрендә булачак. Күргәзмәне оештыру урыны булып “Нефтехимик” боз сарае сайланды. Күргәзмә программасында – һәр көнне гыйбәдәт кылу, руханилар белән әңгәмәләр оештыру, видеовәгазьләр, православие язучылары һәм режиссерлары белән очрашу, православие башкаручыларының чыгышлары һәм башкалар булачак. Керү бушлай. Мәгълүмат өчен: бүгенге көндә икона Екатеринбург епархиясенең Краснотурьинск шәһәрендә урнашкан Изге Пантелеимон хатын- кызлар монастыренда урнашкан. Шушы Изгенең сурәте алдында монастырьда укыган хатын-кызлар һәр көнне гыйбәдәт кылалар. 9 нчы августта, Изге Великомученик Пантелеимонны искә алу көнендә, бик күп кеше җыела, бу көн тантаналы итеп уздырыла.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования