Вернуться к обычному виду

Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели

 
Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели

Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели

Бүген “Шина” заводының беренче директоры Николай Зеленов юбилеен билгели. Түбән Кама шиналар заводының беренче директоры, “Шина” ААҖ директорлар Советы рәисе киңәшчесе, РСФСРның атказанган химигы, ТАССРның атказанган химигы, Түбән Кама районының Почетлы гражданины Зеленов Николайга 80 яшь. Зеленов Николай Александрович 1932 елның 28 маенда Горький өлкәсенең Лысково шәһәрендә дөньяга килә. 1956 елда “Резина технологиясе” белгечлеге буенча Мәскәү химик технологияләр институтын тәмамлый. 1971 елда нефть һәм химия сәнәгате министрының боерыгы белән төзелеп килүче Түбән Кама “Шина” заводы директоры итеп сайлана. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән “Шина” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры – президенты итеп билгеләнә. Николай Александрович 25 елдан артык шина гигантын җитәкләп барды. 1995 елда Франциядә Николай Зеленовка Халыкара хезмәттәшлек проекты Европа ассоциациясе координация комитеты тарафыннан “Алтын Меркурий” бүләге тапшырылды. 1996 елда “Шина” ААҖ “Сәүдә лидерлары клубы” тапшыра торган продукциянең сыйфаты халыкара бүләге, шулай ук Германиядә технология һәм сыйфат халыкара бүләге, Мексикада сыйфат өчен халыкара “Бриллиантлы йолдыз” бүләге тапшырылды. Бу “Шина” ААҖ продукциясенә Көнбатыш инвесторларын җәлеп итте. “Шина” заводының нигез салучысы Николай Зеленов инде күптән шина сәнәгатенең символына әйләнде. Аның һөнәри казанышлары республикабыз һәм илебез чикләре артында да мәгълүм. Ләкин Николай Александровичның яхшы җитәкче булуыннан тыш оста аучы һәм балыкчы, рәссам һәм музыкант булуы турында күбесе белми. Аның юбилеена багышлап Түбән Кама музеенда “Беренче” дип аталган фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды. Каралы-аклы кадрлар шул чордагы вакыйгаларны бик яхшы күрсәтә: авырлыклар аша уңышларга ирешү, шинчылар коллективының бердәмлеге. Күргәзмәдәге уникаль фотосурәтләрнең күбесен Николай Зеленов үзе төшергән. Сезнең өчен Түбән Кама шәһәре Комплекс музееның ишекләре 10 – 18 сәгатьләрдә ачык (якшәмбедән кала). Күргәзмә 8 июньгә тикле эшлиячәк. Киңәшмәләр Йортында да бүген Николай Зеленов турында күп сөйләделәр. Түбән Кама Муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Николай Зеленов турында алга баручы, үзенең батырлыгы, һәр эшкә иҗади карашы белән аерылып торучы, югары торучы җитәкчеләр белән дә, шул ук вакытта эшчеләре белән дә җиңел сөйләшүче кеше дип әйтте. Тормыш сукмагы буйлап оптимист булып атлаучы, үзенең энергетикасы белән тирә-яктагы бөтен халыкны дәртләндерүче кеше ул. Юбилярны котлаганда Айдар Метшин, китү сәбәпле үзе планеркада булмавына да карамастан, Николай Зеленовка һәм аның якыннарына сәламәтлек, тормыш шатлыклары, уңышлар һәм иң яхшы теләкләр теләде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования