Вернуться к обычному виду

Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак.

 
Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак.

Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак.

Түбән Камада киләсе “Эшлекле дүшәмбе” 13 август көнне булачак. Җитәкчеләрнең күбесе җәй айларында ят итәргә китү сәбәпле “эшлекле дүшәмбе” өчен дә “каникуллар оештырырга” карар кабул ителде, шулай итеп җитәкчеләрнең киләсе җыелышы 13 августта узачак. Әмма бу, хакимият бөтенләй ял итәчәк дигән сүз түгел. Алда әле күп җаваплы эшләр көтә. Иң беренче мәсьәлә – тиздән булачак шәһәр һәм Федераль Сабантуйлары. Июльдә Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру буенча муниципаль программасы эшен башлаячак. Бү җәйне безгә мәктәпләрдә, торак йортларда бик зур, күләмле капиталь ремонт эшләрен башкарырга кирәк. “Бөтен җитәкчеләрне дә тонуста булуларын , гадәттән тыш очраклар килеп чыкканда бөтен булган сорауларны хәл итүләрен сорыйм”, - дип Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама Мэры Айдар Метшин җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. “Хөрмәтле җитәкчеләр, сезгә яхшы яллар, җәй көннәрен файдалы итеп уздырырга телим, сез каникуллардан чыккач, бергәләп нәтиҗәле эшләребезне дәвам итәрлек булсын”, - дип саубуллашты Айдар Рәис улы.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования