Вернуться к обычному виду

Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды

 
Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды

Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркеме рәтләренә 1332 кеше язылды

Түбән Камада ирекле янгыннан саклаучылар төркемнәре рәтләренә 1332 кеше язылды. Хәзер Түбән Кама муниципаль районында ирекле янгыннан саклаучылар төркемнәре бөтен җирдә дә бар диярлек: авыл җирлекләрендә, сәнәгый предприятиеләрдә, югары һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында. Бүген, соңгы мәгълүматларга караганда, “Янгыннан саклау каравылы” җирле иҗтимагый оешмасына 1332 кеше гариза һәм анкеталарын тапшырды. Әйтеп үтәргә кирәк, янгын чыгу куркынчы периоды җиткәнчегә тикле бу төркемнәрнең кайбер әгъзалары укырга йөри башлады, алар арасында: авыл җирлекләре башлыклары, төркемнәрнең шоферлары, янгын сүндерүчеләр. Укыту программасы бик зур. Янгыннан саклау командасы әгъзалары янгыннан саклау буенча техник белем алачаклар,аларга коткару эшләре вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеген һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр. Хәзер Түбән Кама муниципаль районында ирекле янгыннан саклау төркемнәре саны- 9 , алар янгыннарны сүндерүдә бик актив катнашалар. Узган елны Благодатное, Каенлы, Иске Чишмә, Ширәмәт авыл җирлекләрендә 4 янгыннан саклау депосы эшли башлады.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования